Бүген Венера Сәфиуллина үзенең 50 еллык юбилеен билгели

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Хөрмәтле Венера Маратовна! Күркәм гомер бәйрәмегез - 50 яшьлек юбилеегыз уңаеннан Сезне ихлас котлыйбыз. Якын һәм үз итеп, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Кеше гомере, үткән юлы еллар белән үлчәнә. Кылган эшләре аның йөзен билгели, кемлеген таныта. Юбилей көннәрегездә Сезнең башыгызны югары тотып, матур үтелгән хезмәт юлыгыз белән чын күңелдән горурланырга хакыгыз бар.50 яшь ул - һәр кеше тормышының гаҗәеп матур чоры. Бу вакытта тупланган бай тәҗрибә зирәк акыл белән белән тоташа. Бик күп хезмәт инде башкарылган, әле алда эшлисе дә эшлисе. Бүгенге бәйрәм көнендә Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, тынгысыз җаныгызга хуш килердәй эшләр, гаилә бәхете, балалар игелеге, җан тынычлыгы, эшегездә зурдан-зур уңышларга ирешүегезне телибез. Эштә һәм тормышыгызда шатлыкларыгыз күп булсын, гаилә бәхетегез якты булып балкысын, хезмәтегез кешеләргә бик күп куанычлар китерсен. Юбилеегыз куанычлы, күңелегез һәрвакыт шат, янәшәгездә сезнең җиңүләр шатлыгын уртаклашырга һәрвакыт туганнарыгыз, якыннарыгыз булсын!

Бу юбилей – әле тагын бер баскыч,

Биеклеккә барган юлларда.

Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар

Юлдаш булсын бик күп елларга.

Гел кояшлы, киң һәм якты булсын,

Сезнең узар гомер юлларыгыз.

Алда сезне якты өмет булып,

Бәхет көтсен, сузып кулларын.

Зур ихтирам белән: район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, мәдәният хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International