Ана капиталыннан икенче туган балага айлык түләүләр

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

2018 елның 1 гыйнварыннан икенче балалары туган аз керемле гаиләләр ана капиталыннан айлык түләүләр алырга хокуклы. Әлеге акча балага 1,5 яшь тулганчы түләнә. Мондый айлык түләүләргә Татарстаннан өч гариза кабул ителгән. 

Айлык пособиегә гаризаны бала туганнан соң 6 ай дәвамында язарга була. Туганнан алып узган һәр ай өчен акча түләнәчәк. Балага 6 ай тулып киткәч гариза язылса, акча шул вакыттан гына түләнә башлый. Акча күләме гаиләнең нинди төбәктә яшәвенә дә бәйле. Әйтик, 2018 елда Пенсия фондына мөрәҗәгать иткән гаиләләр өчен, түләү күләме баланың 2017 елның икенче кварталында яшәү минимумы күләменә тәңгәл булачак. Айлык түләүләргә уртача кереме 13 мең 713 сумнан артмаган гаиләләр дәгъва кыла ала.

Җан башына уртача керемне исәпләгәндә, гаиләнең барлык әгъзаларының соңгы 12 айдагы кереме игътибарга алыначак. 2018 елның гыйнварыннан икенче бала туган яки уллыкка-кызлыкка алынган очракта, айлык түләү 8490 сумнан гыйбарәт.

Әлегә республикада өч гариза тапшырылган. Ул гаризаны өйдән чыкмыйча да тапшырып була. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында “шәхси кабинет”тан язарга мөмкин. 

Айлык түләүләрне билгеләү өчен, түбәндәге документлар кирәк:
- гариза бирүченең паспорты, 
- гаризасы, 
- балаларның тууы турында таныклыклар, 
- гариза биргәнче алдагы 12 ай өчен гаилә әгъзаларының кереме турында белешмәләр, 
- кредит оешмасында гариза бирүче исеменә ачылган счет реквизитлары. 

Айлык түләү бер елга билгеләнә. Аннан соң гаиләгә, яңадан гариза тапшыру өчен, Россия Пенсия фондының клиент хезмәтенә яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул рәвешле, балага 1,5 яшь тулганчы айлык акча кереп барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International