Бүген 2018 елның 28 маенда Буа шәһәрендә авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашты.
Кайбыч районыннан киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова һәм районның барлык авыл җирлеге башлыклары катнашты.