Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында булган теләсә нинди мәгълүматне безнең илнең төрле регионыннан алып була. Шулай ук башка регионнарда яшәүчеләр Татарстанда урнашкан йорт, фатир, җир участогы буенча мәгълүматне сорый алалар, ә Татарстанлылар республикадан читкә чыкмыйча 100 чакрымда урнашкан объектлар буенча магълүматне белә ала.
Мәсәлән, РФ территориясендә күчемсез милек объектларына хокук турындагы язу алу (выписка) өчен физик затларга кәгазьдә 750 сум түләргә, ә электрон рәвештә - 300 сум, юридик затларга-кәгазьдә 2200 сум һәм электрон рәвештә 600 сум түләргә кирәк.
Хокук турындагы язу алуны интернет аша, Росреестр электрон сервис, яки күпфункцияле үзәк аркылы алып була.