27 апрельдә “Салават күпере” спорт сәламәтләндерү комплексында чик саклаучыларның 100 еллыгына багышланган каратэ буенча ярышлар узды. Анда 6-14 яшькә кадәр Кайбыч, Апас, Буа каратистлары ярышты. Барлыгы ярышта 39 егет һәм кызлар катнашты. Кайбыч районын 13 яшь каратист тәкъдим итте.
Медальләр 5 төрле яшь категорияләрендә уйнатылды. Нәтиҗәләр буенча 1 урынны Галиуллин Инсаф (6 яшь), Никита Козлов (11 яшь), 2 урынны Абузарова Зилә (6 яшь), Кәмилә Бабаева (8 лет), София Козлова (11 яшь), Владислав Козлов (9 яшь) һәм 3 урынны Арсений Воробьев (6 яшь), Егор Гурнович (9 яшь) яулады.
Без барлык каратистларны котлыйбыз һәм алда да аларга уңышлар телибез!