23 сентябрьдә "100 көнлек воркаутның" түләүсез онлайн мәгариф программасы старт алды. Анда бөтендөньядан 75 меңнән артык кеше катнашачак.
Алты очрашуда Федоровское урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фирүзә Хуҗина 21-23 сентябрь көннәрендә Саба муниципаль районында 16 яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасында үткәрелгән бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында биш җиңү яулады.
Бүген 10:00 сәгатьтә Салих Сәйдашев исемендәге Дәүләт зур концерт залында 5 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы узды.
Бүген Мәлки авылында яшәүче, озак еллар буе пешекче булып эшләгән Петрова Елизавета Николай кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Экологик куркынычсызлык елы кысаларында советның чираттагы утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин каты коммуналь калдыклар мәсьәләсенә дә кагылды.
2018 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән КамАЗ шасси янгын сүндерү автомобильләренә капиталь ремонт программасы старт алды.
Федоровское авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлады. Төзелеш республика программасы кысаларында бара.
20 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында " Бердәм Россия» партиясе рәисенең Татарстандагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә 10 ел тулуны бәйрәм иттеләр.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Подберезье авылында юл эшләренең барышы белән танышты. Ул подрядчы оешма җитәкчесе Рөстәм Хикмәтуллин белән барлык җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алышты һәм юл төзелешен тизләтү буенча тәкъдимнәр калдырды.
2014 елның 30 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан пенсия тупланмалары акчаларын Россия Федерациясе Пенсия фонды тарафыннан иминиятләштерелгән затның варисларына түләү кагыйдәләрен раслаган 711 номерлы карар кабул ителде.