Саба районында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

         Алты очрашуда Федоровское урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фирүзә Хуҗина 21-23 сентябрь көннәрендә Саба муниципаль районында 16 яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасында үткәрелгән бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында биш җиңү яулады. Әмма өченче әйләнештә Европа һәм Россия вице-чемпионы, Татарстан Республикасының күп тапкыр чемпион булган, РФ спорт мастеры Ольга Иващенкодан бердәнбер оттырыш аңа тугызынчы урыннан югарырак күтәрелергә мөмкинлек бирмәде. Шуңа да карамастан, без Фирюзәне мондый дәрәҗәле турнирда уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм яңа спорт уңышлары телибез. Аннан тыш, Кайбыч муниципаль районы җыелма командасы составында бу чемпионатта Булат Хуҗин, Илмир Шәмсетдинов һәм Алмаз Аблаизов (барысы да Борындык авылыннан) чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International