Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Подберезье авылында юл эшләренең барышы белән танышты. Ул подрядчы оешма җитәкчесе Рөстәм Хикмәтуллин белән барлык җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алышты һәм юл төзелешен тизләтү буенча тәкъдимнәр калдырды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, юл, гражданнарның үзара салым акчасына төзелә. Әлеге юл төзелешенә барлыгы 787,5 мең сум акча каралган.