Рушания Лотфуллинага региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесенең рәхмәт хаты тапшырылды

2018 елның 21 сентябре, җомга

         20 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында " Бердәм Россия» партиясе рәисенең Татарстандагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә 10 ел тулуны бәйрәм иттеләр.

         Әлеге чарада Партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Алинә Сираҗиева һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рушания Лотфуллина катнашты.

        «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Кайбыч җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү эшчәнлеген оештыруда актив катнашканы, халык белән эшләүдә ярдәм күрсәткәне өчен, төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Рушания Лотфуллинага рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International