Бүген Мәлки авылында яшәүче, озак еллар буе пешекче булып эшләгән Петрова Елизавета Николай кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилее белән аны башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь мәсьәләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов һәм Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котлады. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.