Экологик куркынычсызлык елы кысаларында Советның чираттагы утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин каты коммуналь калдыклар мәсьәләсенә дә кагылды. Ул хәбәр иткәнчә, район халкыннан чүп җыю һәм чыгару белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин үз эшчәнлегенә лицензия пакеты сатып алган. Элекегерәк Рөстәм Хикмәтуллин хезмәтеннән файдаланучы район халкы, килешү һәм түләнгән квитанция булгса, социаль яклау органнарыннан субсидия ала алачак.
.png)