100 көнлек воркаут - түләүсез онлайн мәгариф программасы

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

         23 сентябрьдә "100 көнлек воркаутның"   түләүсез онлайн мәгариф программасы старт алды. Анда бөтендөньядан 75 меңнән артык кеше катнашачак.  Проектта 8 яшьтән 75 яшькә кадәр теләгән һәркем катнаша ала.

        100 көнлек воркаут- ул глобаль бушлай онлайн белем бирү тренировка программасы, аның кысаларында катнашучылар тренировкалар процессы, дөрес туклану, мотивация һәм социаль активлык турында практик күнекмәләр һәм теоретик белемнәр алачак. Ул күнекмәләрне башлаучылар, шулай ук озак вакыт буенча күнекмәләрне ясамаганнар өчен файдалы булачак. Берничә ел эчендә программада  41 илдән 683 шәһәрдән 55 000 кеше катнашты.

        Өстәмә мәгълүмат http://workout.su/100 сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International