ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Бүген, 4 ноябрьдә, Казанда изге благоверный князь Петр һәм княгиня Феврониягә һәйкәл ачу тантанасы узды. Ул Казанның Чистай урамында православия изгесе Казан Кириллы хөрмәтенә салынган чиркәү каршында ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың башка рәсми затлары да булды.
 

 


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле кайбычлылар! Кайбыч муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты  һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
 

Кичә Мөрәле авылында яшәүче Мозаффарова Әлфия Саф кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин котлады. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.
 

Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Нуретдинова Кәримә Нәбиулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
 

Бүген Подберезье авылында яшәүче Артаманова Александра Григорьевна үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
 

Мәлки күпфункцияле үзәгендә китапханәче булып эшләүче Нина Николаевна Маланьева кичә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүген юбилярны Район башлыгы исеменнән Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырды.
 


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Көндәлек тормышта героик гамәлләр кылган татарстанлылар премия белән бүләкләнә! - Кеше гомерен саклап кала; - көн саен тирә-юньдәге кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәшә; - мохтаҗларга һәрдаим ярдәм итә; - тормышның башка өлкәләрендә батырлык күрсәтә. Премиянең рәсми сайтына кереп геройны өстәгез http://www.geroi.tatar/ премияне тапшыру 2018 елның декабрендә булачак.
 

Бүген, 2 ноябрь көнне район мәдәният йортында 10-11 нче сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча бердәм ачык ишекләр көне узды. Чарада башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлегенең уку дисциплиналары буенча методисты Марина Русова һәм республика университетларының һәм институтларының әйдәүче вәкилләре чыгыш ясады.
 

Ул "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" инициативасы буенча оештырылды. Анда районның барлык оешма һәм предприятие коллективлары катнашты. Яшь гвардиячеләр Татарстан триколорын тараттылар. Җыелган халык Татарстан гимнын җырлады.
 

Республиканың шәхси авыл хуҗалыгын үстерүдә традицион көзге зонаара семинар быел Кайбыч районына билгеләнде. Булачак семинарга әзерлек йөзеннән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Кайбыч районына эш визиты белән килде. Ул Кайбыч муниципаль районы администрациясе вәкилләре белән семинар объектларында булды, әзерлекне карады. Күп кенә социаль объектларның торышын күреп уңай бәя бирде, семинарның уңышлы узачагына ышанычын белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International