Мәлки күпфункцияле үзәгендә китапханәче булып эшләүче Нина Николаевна Маланьева кичә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүген юбилярны Район башлыгы исеменнән Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырды.