Бүген, 4 ноябрьдә, Казанда изге благоверный князь Петр һәм княгиня Феврониягә һәйкәл ачу тантанасы узды. Ул Казанның Чистай урамында православия изгесе Казан Кириллы хөрмәтенә салынган чиркәү каршында ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың башка рәсми затлары да булды.
Безнең районнан һәйкәл ачу тантанасында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Михаил Серяков та катнашты.
