Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Нуретдинова Кәримә Нәбиулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдретдинова котлады. Кәримә Нәбиулла кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы һәм шулай ук район башлыгы бүләге белән открыткасы тапшырылды.
Кәримә Нәбиулла кызы Нуретдинова 1923 елда Бәрлебаш авылында туа. Әтисе - Нәбиулла шахтер була, әнисе- Әсма колхозда эшли, балалар тәрбияли. Кәримә Нәбиулла кызының язмышы, күп кенә сугыш чоры балалары кебек үк, гади генә булмаган. Яшь чаклардан, мәктәптә нибары 4 сыйныф кына укып, туган колхозында эшли башлый. 16-17 яшьтә Бөгелмә шәһәренә тимер юл төзелешенә җибәрәләр. Сугыш елларында Кайбыч районы Плетени-Чәчкаб авылы тирәсендә окоп казый. Соңрак аны Йошкар-Ола шәһәренә урман кисәргә җибәрәләр. Сугыштан соң шулай ук колхозда эшли. Сугыш ветеранына кияүгә чыгып, аның белән аз гына гомер кичә. Кызганыч, балалары юк.
Хәзерге вакытта 83 яшьлек сеңлесе Гөлсинә, аның кызы һәм кияве белән яши.
уңнан-сулга: Гөлсинә - Кәримәнең сеңлесе, уртада Кәримә, сул якта Гөлсинәнең кызы - Гөлүсә