Бүген Олы Подберезье авылында яшәүче Артаманова Александра Григорьевна үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев котлады.
Тантаналы шартларда Рәмис Рафисович Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау хатын укыды. Юбилее белән котлап, ул озак еллар намуслы хезмәте өчен хөрмәтен белдерде. Александра Григорьевнага ихлас күңелдән нык сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм ярдәмен, иминлек теләде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырды.