Бүген Олы Подберезье авылында яшәүче Шемахина Наталья Ивановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 35 ел почта элемтәсе мөдире булып эшләгән. Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев котлады. Алар юбилярга сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, иң изге теләкләр теләделәр һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк белән котлау открыткасын тапшырдылар.