ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

15 ноябрьдә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен телефон "кайнар линия" ачылачак.

12-13 ноябрь көннәрендә "Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге" Дәүләт казна учреждениесе тармак хезмәткәрләренең һөнәри компетенциясен күтәрү бүлеге мөдире Миләүшә Газеева Кайбыч муниципаль районының социаль хезмәткәрләренә һәм халыкны социаль яклау бүлеге белгечләренә «медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр беренче ярдәм күрсәтү» программасы буенча уку курслары үткәрде.

Бүген Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә «Җәлил укулары» I Халыкара әдәби укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйге әдәби сүзгә кызыксыну уяту, сәнгатьле сүзнең матурлыгын җиткерү максаты белән уздырылды.

 

 

 

Бүген Олы Тәрбит авылының Троицкий гыйбадәтханәсендә икенче гөмбәз куелды. Чарада районның благочинные Николай Ермолаев, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева, Чүти авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Василий Уткин һәм авыл халкы катнашты.
 

10 ноябрь көнне Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбендә 12 нче номерлы Кече Мәме филиалы методисты белән 8 нче сыйныф укучылары катнашында «Наркотиклар-ул бәла» темасына әңгәмә - фикер үткәрелде. Әлеге чараның максаты яшүсмерләрнең социаль - психологик компетенция дәрәҗәсен күтәрү,нигезле фактлар һәм наркотик бәйлелекне исбатлау. Укучылар билгеле бар сораулар буенча чыгышлар - хәбәрләр әзерләделәр. Чара ахырында наркотикларга каршы үз дәлилләрен китерделәр.  ​
 

Инвалидлар Россия Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга хокуклы.

Әлеге категория гражданнар алдан язылу тәртибендә, пенсия фондының клиентларга мобиль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ярдәмендә өйдә, Татарстан Республикасы шәһәр һәм район Пенсия фондларының инвалидлар һәм авыр хәрәкәтләнүче гражданнар өчен аерым җайланмалар һәм корылмалар белән тәэмин ителгән клиент хезмәтләре күрсәту кабинетларында дәүләт хезмәтләреннән файдалана алалар.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның иң яхшы комбайнчыларына рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды.
 

13 ноябрь көнне район мәдәният йортында җырчы, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның 30 юбилей концерты булып узды.
 


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда "Яңарту – 2018" дискуссиясенең беренче региональ этабы узды. Катнашучылар «Бердәм Россия» җирле бүлекләренең конференцияләре нәтиҗәләре буенча җыелган тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар.
 

Бүген ТНВ-Татарстан каналында  22:10, 01:30 сәгатьтә   "Таяну ноктасы" дигән передача була. Анда Кайбыч районы вәкилләре дә катнашачак.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International