Олы Кайбыч авылында гомер итүче Ирек Рәшит улы Гарифуллин үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 9 ноябре, җомга

          2018 елның 6 ноябрендә Олы Кайбыч авылында яшәүче Ирек Рәшит улы Гарифуллин үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ирек Гарифуллин 17 елдан артык Кайбыч район газ-эксплуатация хезмәтендә слесарь булып эшли. Ул үз эшенең остасы.  Аны шушы күркәм бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Дания Бəдертдинова тəбриклəде. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшендә зурдан – зур уңышлар теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International