Олы Тәрбитнең Троицкий гыйбадәтханәсенә икенче гөмбәз урнаштырылды

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

         Бүген Олы Тәрбит авылының Троицкий гыйбадәтханәсендә икенче гөмбәз куелды. Чарада районның благочинные Николай Ермолаев, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов һәм авыл халкы катнашты.

         Алтынлы гөмбәзне Чуашстанның Батыр районы Тойси авылының  Изге Троицк чиркәве батюшкасы Николай Марков җитәкчелегендәге бригада ясаган. Бүген алар  әлеге гөмбәзне урнаштырып та киттеләр. Район благочинные Николай Ермолаев гөмбәзне урнаштыру алдыннан  изгеләндерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International