ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлегенә 35 яшькә кадәрге, урта һәм урта белемнән түбән булгвн, Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән  яки хезмәт итмәгән, әмма хәрби билетта хәрби хезмәткә яраклылык турында билге булган хезмәткәрләр кирәк.

 20 ноября в мечети села Чутеево прошел благотворительный обед, в честь праздника Маулид ан-Наби, с участием людей старшего поколения

Юбилярны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
 

23 нче ноябрьдә район мәдәният йортында, әниләр көненә багышланган “Әни кирәк!” дип исемләнгән бәйрәм концерты узачак! Башлана 15.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

19 ноябрь көнне "Орлята" (Ульянково мәктәбе) һәм "В.Р. Платонов исемендәге Дан орденының тулы кавалеры" (Надеждино мәктәбе) яшь армиячеләр отрядларында ракета гаскәрләрен һәм артилерияне бәйрәм итү көнендә, Сталинград сугышының 76 еллыгына багышланган "Батырлык дәресләре" үткәрелде.  Дәрестә "Юнармия" штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Лилия Зиннәтуллина, Кораллы Көчләр ветераннары, югарыда күрсәтелгән мәктәп укытучылары, шулай ук Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәрендә ракета өлешендә хезмәт итүче контрактчы сержант әнисе дә катнашты.


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында 2018 елның 20 ноябрендә Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында "Хокукый кунак" консультация пунктының эше оештырылды.  Консультация эшен төрле ведомство – социаль яклау, опека һәм попечительлек, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, Эчке эшләр органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, нотариус, юристлар алып барды.
 

Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Камалиева Зөлфия Вәкил кызы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Соңгы елларда, ул Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районындагы бүлегендә административ законнарның үтәлеше буенча юнәлеш инспекторы булып эшләде. Хәзерге вакытта отставкада, Казанда 3 курста укучы кызын Раиләне тәрбияли.

 

Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Гарифуллина Ризидә Рафаил кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Ул секретарь булып 24 елдан артык район судында эшли. Шушы күркәм бәйрәме белән аны бүген  район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул юбилярга шатлык, иминлек, сәламәтлек теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
 

17 ноябрьдә Марий Эл республикасының Йошкар - Ола шәһәрендә "Республика татар мәдәнияте үзәге" дәүләт автоном мәдәният учреждениесе бинасында "Гасырлар авазы" Бөтенроссия татар фольклор фестиваль - конкурсы узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International