Бүген район башлыгына 8 кеше мөрәҗәгать итте. Район халкы кабул итүгә килгән сорауларның күпчелеге җир участокларына, эшкә урнашу, матди ярдәм, юл төзелешенә кагылышлы иде. Күпчелек сорауларга җаваплар алынды һәм карарлар кабул ителде.