17 нче ноябрь көнне Иске Чәчкаб авылында яшәүче, Лилия Тәлгатовна Хөсәинова үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Лилия Тәлгатовна гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, ул киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле булуы белән күпләрнең ихтирамын аулаган мөгаллим генә түгел, берсеннән – берсе талантлы биш баланы яратып үстергән әни дә. Бүгенге көндə Лилия апа, үзенең ире Илдүс абый белән балаларының, оныгының игелеген күреп, әтиләре, сугыш ветераны, Хөсәинов Гарифҗанны кадерлəп, хөрмәт итеп, дус, тату, үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Бу көнне Лилия Тәлгатовнаны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнəн, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитəкчесе Рəмис Сафин һәм Кайбыч муниципаль районы башлыгының Кайбыч районында ришвəтчелеккə каршы мəсьəлəлəр буеча ярдəмчесе Фəния Петухова тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилə бәхете, бәрәкәтле, матур тормыш теләделәр.