Олы Кайбычта баскетбол буенча ярышлар узды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

          2018 елның 17 ноябрендә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында 11 сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча ярышлар узды. Егетләр арасында: 1 урынны Олы Кайбыч урта мәктәбе, 2 урынны Федоровский урта мәктәбе һәм 3 урынны Олы Подберезье урта мәктәбе яулап алды. Кызлар арасында: 1 урынны Федоровcкий урта мәктәбе, 2 урынны Олы Кайбыч урта мәктәбе һәм 3 урынны Олы Подберезье урта мәктәбе алды. Җиңүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән район башкарма комитетының яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөһрә Лотфуллина һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International