Олы Кайбыч авылында гомер итүче Вәсиха Фатыйховна Сөнгатуллина үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Вәсиха Фатыйховна күп еллар Олы Кайбыч авылында ипи пешерүче булып, Кайбыч районы оешкач район мәгариф бүлегендә кассир булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше белән алар хезмәт сөючән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ныклы гаилә - ул бер-береңне хөрмәт итү, аңлау һәм мәхәббәт белән яшәү. Һади Рәхимович һәм Вәсиха Фатыйховна озак еллар тату гомер итәләр. Бу пар тугрылыклы гаилә һәм мәхәббәт үрнәге булып тора, шуңа күрә «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек була. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитəкчесе Рəмис Сафин тəбриклəделəр. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле, матур тормыш теләделəр.
Бүген Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында " 2019 елдан Россия пенсия системасын үзгәртеп кору: төп нигезләмәләр "темасына семинар-киңәшмә узды. Семинарны район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары, мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Рамил Зиннәтуллин үткәрде. Семинарда шулай ук профсоюз оешмалары рәисләре дә катнашты.
14-17 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең "Идел" яшьләр үзәгендә "Җиңү волонтерлары – #Бөек җиңү" Төбәкара белем бирү форумы узды. Форумда безнең районнан Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе директоры Алсу Миңнуллина һәм Федоровский урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Эльза Шебалова катнашты.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 2018 елның 21 ноябренә шикәр чөгендерен Буа шикәр заводына тапшыру төгәлләнде. Шикәр чөгендеренең тулай җыемы 45,1 мең тонна тәшкил итте.
2018 елның 28 ноябрендә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рунар Рәфыйк улы Шәмсетдинов балигъ булмаганнарга, пенсионерларга һәм башка социаль якланмаган халык категорияләренә карата хокукка каршы гамәлләр мәсьәләләре, шулай ук тикшерү идарәсе органнары компетенциясенә караган башка мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итә.
2018 елның 30 октябрендә 378-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде, аның нигезендә 2019 елдан физик затлар милкенә җир салымы һәм салым буенча ташлама хокукы 2018 елның 31 декабрендә гамәлдә булган РФ законнары нигезендә пенсия билгеләү өчен кирәкле шартларга туры килә торган физик затлар ия булачак.
Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров һәм Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев котлады. Алар Венера Шәңгәрәевнога ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук аңа район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.
Бүген район мәдәният йортында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин семинарны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Семинарда шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм мәктәп директорлары да катнашты.
2018 елның 21 ноябрендә Кайбыч үзәк район сырхауханәсендә район фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары киңәшмәсе узды. Киңәшмәне баш табиб Гөлнара Сафиуллина үткәрде. Анда җитештерү мәсьәләләре, еллык хисапларны тапшыруга әзерлек буенча фикер алыштылар.
Олы Кайбыч авылында гомер итүче Фирдинә Рәшит кызы Нигматова 19 нче ноябрь көнне үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитəкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Загидуллина, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитəкчесе Рəмис Сафин тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.