Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров һәм Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев котлады. Алар Венера Шәңгәрәевнога ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук аңа район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.
Венера Шәңгәрәевнаның ике баласы, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта улы Рузалит һәм килене Рәзинә белән яши. Аның кызы Диләрә дә бар, ул Казанда яши.