Сырхауханә яңалыклары

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

          2018 елның 21 ноябрендә Кайбыч үзәк район сырхауханәсендә район фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары киңәшмәсе узды. Киңәшмәне баш табиб Гөлнара Сафиуллина үткәрде. Анда җитештерү мәсьәләләре, еллык хисапларны тапшыруга әзерлек буенча фикер алыштылар.

           Киңәшмәдә халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Нигъмәтуллин Бәхтияр, поликлиника мөдире Магомедов Газимогомед, табиб-дерматовенеролог Галина Писарева чыгыш ясадылар.

           ФАП фельдшерлары «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау» темасына санбюллар конкурсын уздыру өчен мәгълүмат материалы бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International