2018 елның 26 ноябрендә авыл мәдәният йортында ата-аналар комитетының «Тату сыйныф серләре» конкурсы узды. Анда безнең районның 12 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты.
Бүген район башлыгына 8 кеше мөрәҗәгать итте. Район халкы кабул итүгә килгән сорауларның күбесе җир участокларына, эшкә урнашуга, торак мәсьәләсенә кагылышлы иде. Күпчелек сорауларга җаваплар алынды һәм карарлар кабул ителде.
Бүген ТР Казначылык Департаментының Кайбыч муниципаль районы буенча Территориаль бүлеге җитәкчесе Фидания Гыймранова 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны юбилее белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул юбилярга чын йөрәктән нык сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук истәлекле бүләк белән рәхмәт хаты тапшырды.
2018 елның 24-25 ноябрендә "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында яшь географларның III Республика турниры узды. Ул ТР муниципаль районнарыннан, шулай ук Казаннан 23 команда җыйды. Яшь географлар турниры-мәгариф учреждениеләре укучылары өчен команда ярышы. Быел турнирның сайлап алу этабында 56 команда составында 235 укучы катнашты.
24 ноябрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-9 сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча район беренчелеге узды.
Барыгызны да 5 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак Габделфәт Сафин концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 400-500 сум. Белешмәләр өчен Телефон: 2-13-12, 2-16-72
Илдә иреклеләр (волонтер) елы реклама кампаниясенең өченче этабы башланды. Агымдагы елның ноябрь һәм декабрь айларында ул барлык төбәкләрдә дә узачак.
Борындык урта гомуми белем бирү мәктәбеннән апалы-сеңелле - 9 нчы сыйныф укучысы Айзилә Абдрахманова һәм 7 нче сыйныфтан Ләйсән Абдрахманова "Татар телендә чәчмә әсәрләр" номинациясендә "Глаголица" балалар әдәби премиясендә катнаштылар һәм берничә этапны узып Казанга чакырылдылар.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район Советы һәм башкарма комитетының актлар залында семинарны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Семинарда шулай ук оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.
26 ноябрь көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.