Кошман авылында «Тату сыйныф серләре» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

          2018 елның 26 ноябрендә авыл мәдәният йортында ата-аналар комитетының «Тату сыйныф серләре» конкурсы узды. Анда безнең районның 12 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты.
         «Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитеты конкурсы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау милли ата-аналар ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә. Аның төп максаты-мәктәп укучыларын тәрбияләүдә мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәсен ачыклау һәм популярлаштыру.

           Муниципаль этапта командалар «Тату сыйныф серләре» визит карточкасы, "Безнең күңелле дус классыбыз" күргәзмәсе!, "Гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге: проблемалар һәм аларны чишү юллары" проекты тәкъдим иттеләр.  Ата-аналар комитетлары бер юнәлеш буенча үз эшчәнлеген тәкъдим итте:

- сәламәт яшәү рәвеше;

- хезмәт тәрбиясе;

- һөнәри юнәлеш бирү;

- экологик тәрбия;

- гражданлык активлыгы;

- укучыларны социальләштерү.

            Нәтиҗәдә: 

  • 1 урынны Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты командасы яулады;
  • 2 урынны Кошман, Федоровский, Борындык мәктәбе командалары алды;
  • 3 урынны Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье һәм Ульянково мәктәпләре командалары алды.

           Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе конкурсның зона этабында чыгыш ясаячак. Без аларны котлыйбыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International