ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2018 ел
шимбә

Мәктәптә капиталь ремонт район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгате нигезендә башкарылды. Республика бюджетыннан капиталь ремонтка 12 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде.
 

Эш режимы:

дүшәмбе-ял көне;

сишәмбе-җомга көннәрендә 16:00-21:00 сәгатьтә кадәр;

шимбә-якшәмбе 10:00-22:00 сәгатьтә кадәр;

Чаңгы прокаты: 2 сәгате 100 сум.


21
декабрь, 2018 ел
җомга

20 декабрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район оешмалары, ир-ат командалары арасында, Энергетика көненә багышланган, Кайбыч район электр челтәре кубогына волейбол буенча турнир узды. Турнирда 6 команда катнашты: Башкарма комитеты, полиция, район электр челтәре (РЭС), үзәк район сырхауханәсе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм укытучылар командасы. Киеренке көрәш барышында Виктор Яковлев җитәкчелегендәге укытучылар командасы 1 урынны алды, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2 урынны һәм район электр челтәре 3 урынны. Без аларны котлыйбыз!
 

Агымдагы елның 20 декабрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә халыкка кино хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча республика киңәшмәсе узды.  Анда безнең районнан мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Аблязова һәм Кайбыч районы халыкка мәдәни-ял итү үзәге директоры Венера Сафиуллина катнашты. Директор Миләүшә Айтуганова Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе исеменнән Венера Сафиуллинага мактау грамотасы тапшырды.
 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы һәм аңа караган учреждениеләр хезмәткәрләре быел да район үзәгенең яңа ел бизәлешенә актив кушылдылар.

Барыгызны да 7 гыйнварда 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак концерт программасына чакырабыз. Билет бәясе 300 сум. Белешмәләр өчен Телефон: 2-13-12, 2-16-72.
 


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 15-16 декабрь көннәрендә «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын һәм «Перспектива»  Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепциясе кысаларында Казан талантлар университеты «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында ел саен үткәрелә торган проект олимпиадасын үткәрде. Олимпиаданың йомгаклау этабында катнашу өчен Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ринат Гарипов һәм Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Илфат Багавиев чакырылган иде.

IT-чемпион республика конкурсының беренче этабы тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында өчешәр җиңүче билгеләнде. Кайбыч районы буенча Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары Арина Макарова һәм Сәрдор Зикрин һәм Ульянково төп мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Максим Кормаенков җиңүче булдылар. «ІТ-чемпион» республика конкурсының беренче этабында җиңүче балаларны бүләкләү тантанасы 2018 елның 17 декабрендә «Казан Арена»  стадионы территориясендә узды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

18-19 декабрь көннәрендә Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә "Ел укытучысы" Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Ел укытучысы. Педагогик дебют", "Татар теленең иң яхшы укытучысы" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.

Фатир, җир участогы, гараж яки нинди дә булса башка объект сатып алганда, гариза бирүче алдына хокукларны рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турындагы мәсьәлә килеп баса. Моның белән Росреестр порталында "тормыш ситуацияләре" сервисы хәл итәргә ярдәм итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International