2018 елның 15-16 декабрь көннәрендә «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын һәм «Перспектива» Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепциясе кысаларында Казан талантлар университеты «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында ел саен үткәрелә торган проект олимпиадасын үткәрде. Олимпиаданың йомгаклау этабында катнашу өчен Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ринат Гарипов һәм Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Илфат Багавиев чакырылган иде.
Инженер-конструктор юнәлешендә Ринат Гарипов "Борылыш" Мини-трактор" проекты белән 2 нче урынны алды (җитәкчесе Насрутдинов А. Л.). Җиңүчене котлыйбыз!
