Мәктәптә капиталь ремонт район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгате нигезендә башкарылды. Республика бюджетыннан капиталь ремонтка 12 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Шушы көннәрдә Альберт Илгизәрович мәктәптә булды һәм «Заман» җәмгыяте подрядчысы Равил Җәләлиев эшен югары бәяләде.
Яңартылган мәктәп буйлап экскурсияне Чүти урта мәктәбе директоры Лариса Бухарова үткәрде. Шулай ук Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов та катнашты.
Капиталь ремонт кысаларында мәктәптә электр үткәргечләр, тәрәзәләр һәм ишекләр, янгын сигнализациясе алышынды, ламинат идәннәре салынды, ашханә ремонтланды. Тышкы яктан стеналар металлосайдинг белән тышланды.
Чүти авылы халкы Республика Президентына, шулай ук Кайбыч районы башлыгына зур рәхмәтен белдерә.
.jpg)