20 декабрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район оешмалары, ир-ат командалары арасында, Энергетика көненә багышланган, Кайбыч район электр челтәре кубогына волейбол буенча турнир узды. Турнирда 6 команда катнашты: Башкарма комитеты, полиция, район электр челтәре (РЭС), үзәк район сырхауханәсе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм укытучылар командасы. Киеренке көрәш барышында Виктор Яковлев җитәкчелегендәге укытучылар командасы 1 урынны алды, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2 урынны һәм район электр челтәре 3 урынны. Без аларны котлыйбыз!