Агымдагы елның 20 декабрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә халыкка кино хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча республика киңәшмәсе узды. Анда безнең районнан мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Аблязова һәм Кайбыч районы халыкка мәдәни-ял итү үзәге директоры Венера Сафиуллина катнашты. Директор Миләүшә Айтуганова Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе исеменнән Венера Сафиуллинага мактау грамотасы тапшырды.