Безнең тимераякта шуучылар Новочебоксарск шәһәреннән җиңү белән кайттылар

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

         Кышкы каникулларда Новочебоксарск шәһәрендә Чуаш Республикасының атказанган тренеры Аркадий Улангин истәлегенә тимераякта шуу спорты буенча ачык ярышлар узды.
         Стартларда Яр Чаллы, Казан, Лаеш, Яшел Үзән спортчылары катнашты. Безнең районнан Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Фрат Җиһаншин җитәкчелегендә лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
         Кече яшьтәге малайлар арасында 500 метрга йөгерүдә Айназ Билалиев 2 нче урынны алды, Айнур Билалиев 3 нче урынны алды. Икесе дә 6 нчы сыйныф укучылары. Кече яшьтәге кызлар арасында 500 метрга йөгерүдә 6 нчы сыйныф укучысы Асия Мадаминова 2 нче урынны алды, ә балалар арасында 5 нче сыйныф укучысы Ислам Әхмәтҗанов мондый ярышларда беренче тапкыр чыгыш ясады һәм ул 7 нче урынны яулады.

         Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International