Олы Кайбыч авылында яшәүче Зиннәтҗанов Рәфис Рифкать улы 2 гыйнвар көнне үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән башкарма комитетының эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин котлады. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар һәм озын гомер теләделәр.
Хәзерге вакытта Рәфис Рифкать улы Кайбыч электр челтәрендә машина йөртүче булып эшли.