Олы Кайбыч авылында гомер итүче Закирова Мәдинә Хәйдәр кызы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

          Юбилярны район башлыгы исеменнән башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин котлады. Алар аңа нык сәламәтлек, бәхет теләделәр, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.

           Мәдинә Закирова Олы Кайбыч урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде, хәзер "Миләшкәй" балалар бакчасында нәниләрне рус теленә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International