2019 елның 7 гыйнварында Олы Кайбыч авылында яшәүче Сөнгатуллин Ильяс Хади улы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул аңа ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Ильяс Хади улы хәзерге вакытта Олы Кайбыч авылының газ участогында авария слесаре булып эшли.