САЛЫМ ХЕЗМӘТЕ ХӘБӘР ИТӘ

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

          4 декабрьдән вакытында түләнмәгән салымнар (милек, транспорт һәм җир өчен) салым бурычына әверелде.

          Салым бурычлары суммасын ачыклап, аны түләү өчен квитанцияләр салым инспекциясендә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гына түгел, ә республиканың һәр район үзәгендә һәм эре торак пунктларда булган КФҮнең теләсә кайсы бүлекчәсендә дә алырга мөмкин.

          Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 30 ноябреннән өченче зат өчен салым түләү рөхсәт ителгән иде: хатын-кызларга ирләре, балаларга ата-аналары өчен һ. б. Юридик затлар шулай ук үз счетларыннан салымнарны башка оешмалар өчен күчерә алалар, ә җитәкчеләр компаниянең салым бурычларын үз акчалары хисабына түли алалар.

          Россия Федераль салым хезмәте сайтында декабрь башыннан «өченче затлар өчен салым түләү»сервисы эшли башлады. Ул өченче затка документларны тиз һәм дөрес әзерләргә, түләргә мөмкинлек бирә.

          Сервис битендә башта түләү башкаручы зат турында мәгълүмат кертергә: ФИО һәм ИНН тутырырга кирәк. Салым органы тарафыннан формалаштырылган индекслы түләү документы булса, әлеге индексны кертергә һәм шунда ук түләүгә күчәргә мөмкин. Әгәр мондый документ юк икән, зат турында тиешле мәгълүматларны тутырырга кирәк булачак. Сервис максималь автоматлаштырылган һәм түләү тутырырга һәм салымнарны вакытында түләргә мөмкинлек бирә торган мәгълүмати киңәшләр үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International