Тимераякта шуучылар Екатеринбургтан кайтты

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

           Мөрәле укучылары Асия Мадаминова, Айнур һәм Айназ Билалиевлар үз тренерлары Фрат Җиһаншин җитәкчелегендә Екатеринбургтан исән-сау кайттылар, анда алар Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында тимераякта шуу буенча «Көмеш тимераяклар» Бөтенроссия ярышларында катнаштылар. Аларның команда составында шулай ук Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Лаеш шәһәрләреннән яшь спортчылар чыгыш ясады. Шулай итеп барлыгы командада 5 егет һәм 5 кыз катнашты. Нәтиҗәдә безнең команда  6 нчы урынны алды.  Алда безнең тимераякта шуучыларны яңа стартлар көтә, аларга тагын да уңышлырак чыгышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International