20 февральдә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында ир-атлар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ел саен үткәрелә торган традицион шәхси-команда турниры узды. Ярышларда районның оешма, учреждение, предприятие һәм авыл җирлегеннән 50дән артык йөзүче катнашты. Ярышлар өч яшь категориясендә, шулай ук эстафета белән узды.