Бүген Олы Кайбыч авылында Апас, Буа, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән, Кайбыч районнары катнашында "Татарстан халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы: республиканың мәдәни-ял учреждениеләрендә ачыклау, саклау һәм актуальләштерү мәсьәләләре" темасына ике көнлек зона семинары узып бара.
Семинар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге бүлеге мөдире, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рита Дедюлеваның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Ул семинар программасы белән таныштырды, аннары сүзне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга тапшырды.
Семинарда катнашучыларны сәламләп, район башлыгы семинарны Кайбычта уздырырга карар иткән өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Альберт Илгизәрович үз чыгышында районда 37 клуб учреждениесе, 30 китапханә, Галия Кайбицкая музее эшләп килүен билгеләп үтте. Шулай ук ул мәдәният учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау программасы, шул исәптән район бюджеты акчасына да үтәлеше турында сөйләде.
Аннары матди булмаган мәдәни мирас турында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре Гөлнара Мансурова сөйләде.
Гөлнара Камилевна чыгышыннан соң, авыл халкының мәдәни тормышын оештыручыларга берничә мастер-класс күрсәттеләр. Иртәгә семинарда катнашучылар Олы Подберезье һәм Ульянково мәдәният учреждениеләренә барачаклар. Семинар "рус традицион мәдәниятне саклау буенча авыл мәдәният-ял учреждениеләренең эшчәнлеге" түгәрәк өстәл, сертификатлар тапшыру һәм бүләкләү белән белән тәмамланачак.