“Туган тел көне” дип исемләнгән шигырь кичәсе

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

         Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе.
         21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.  Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп  районыбызның Үзәк балалар китапханәсендә  “Миләшкәй” балалар бакчасы белэн берлектә “Туган тел көне” дип исемләнгән шигырь кичэсе үткәрелде.
         Китапханәче Хәялиева Эльмира татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче балалар матур итеп үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, татарча әкиятләр тыңладылар, төркемнәренә бүләккә китаплар бирелде.
          Бүгенге глобальләшү чорында без бигрәк тә  күпмилләтле Ватаныбызда телебезнең чисталыгын һәм матурлыгын саклауга игътибарлы булырга тиешбез. Һәр милләт күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән, бәяләп бетергесез хәзинә булып саналган милли гореф-гадәтләргә, йолаларга, туган телгә бәйле асылын һәм тарихын саклап калырга хокуклы һәм моңа бөтен көчен куярга тиеш.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International