Олы Кайбычта "Алтын алка" клубы призына яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышларының беренче көне узды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

           Бүген Олы Кайбычта "Кайбыч" боз шугалагында А. В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчылары ярышларының республика этабының беренче көне узды. Ярышларда зона ярышларында җиңүчеләр — 2006-2007 елларда туган Алексеевский, Аксубай, Балтач һәм Кайбыч районнарының хоккей командалары катнашты.
            Ярышны ачып,  катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, шулай ук ярышларның баш хөкемдары – «Алтын алка» клубының төбәк бүлеге рәисе Михаил Бойцов сәламләде. Алар барлык командаларга да уңышлы һәм мавыктыргыч уеннар теләделәр.
            Беренче уен Балтач һәм Аксубай районнары командалары арасында узды, анда балтачлылар 9:4 исәбе белән җиңде. Икенче уенда Кайбыч һәм Алексеевский районнары командалары арасында 7:0 исәбе белән кайбычлылар җиңде. Иртәгә хәлиткеч уеннар узачак һәм җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак. Уеннар 9:00 сәгатьтә башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International