ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2019 ел
җомга

Бүген Олы Кайбычта РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы профсоюз активының зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинар эшендә Татарстан Республика профсоюз оешмасы рәисе Ольга Калашникова, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова катнашты.
 

27 март көнне Кайбыч муниципаль районының Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Тәрбит китапханәләре методистларына Казан шәһәренең Республика балалар китапханәсендә Мәскәүдән танылган балалар язучысы А. Усачев белән очрашуда булу бәхете елмайды.
 


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Олы Кайбычта узган «Созвездие—Йолдызлык» ХІХ Республика ачык эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы зур концерт белән тәмамланды.
 

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 2019 елның 28 марттан 10 апреленә кадәр кыска вакытлы ялда була. Ял вакытында район башлыгы вазифаларын район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев  башкарачак.

2019 елның 27 мартында Яшел Үзән шәһәренең А. М. Горький исемендәге китапханәсендә наркотикларга каршы "Үз юлыңны сайла" акциясе узды.
 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе өлешләп катнашу шартнамәләрен теркәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрде. Казанда гражданнарның сорауларына юридик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве һәм өлешләп катнашу килешүләре бүлеге башлыгы Лилия Борһанова җавап бирде.

 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашова катнашында киңәшмә узды.
 


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык»республика фестиваленең зона этабының II туры узды.
 

28 мартта "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе Кубогына оешма һәм учреждениеләрнең ир-ат командалары арасында волейбол буенча ярышлар узачак, ә шимбә көнне авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча даими чемпионатның соңгы уены узачак.

Олы Кайбычта «Созвездие-Йолдызлык»республика фестиваленең зона туры дәвам итә. Бүген район мәдәният йортында II тур башланды. Чыгыш ясаучылар арасында финалистлар да билгеле булачак, алар Казанда фестивальнең гала-концертында катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International