Кайбычта "Созвездие–Йолдызлык" фестиваленең зона этабы гала-концерты узды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

         Олы Кайбычта узган «Созвездие—Йолдызлык» ХІХ Республика ачык эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы зур концерт белән тәмамланды.
         Концерт башында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка, шулай ук әлеге фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерде.  "Сезнең ярдәм белән мондый зур фестивальләр уза һәм безнең балалар республиканың зур сәхнәләрендә чыгыш ясау мөмкинлегенә ия",- диде Альберт Илгизәр улы.

           Концерт барышында Дмитрий Туманов район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга республиканың милли яшьләр иҗади элитасын булдыруга керткән шәхси өлеше өчен диплом һәм кубок тапшырды. Шулай ук Чүпрәле һәм Буа районнары башлыкларына дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.

           Концерт азагында Казанда узачак фестивальнең суперфиналында катнашачак «Созвездие-Йолдызлык» җиңүчеләре бүләкләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International