27 март көнне Кайбыч муниципаль районының Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Тәрбит китапханәләре методистларына Казан шәһәренең Республика балалар китапханәсендә Мәскәүдән танылган балалар язучысы А. Усачев белән очрашуда булу бәхете елмайды.
Андрей Алексеевич 300дән артык китап язган, аның әсәрләрен «Мурзилка», «Күңелле рәсемнәр»журналында бастыралар. Шулай ук ул җырлар һәм мультфильмнар сценарийлар яза. Үзенең беренче шигырен 17 яшендә язган, балалар өчен 25 елдан артык яза, шулай ук гитарада бик яхшы уйный һәм җырлый.
.jpg)
