Ел саен "Сәләт" берләшмәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән 50дән артык проект гамәлгә ашырыла, аларда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 18 меңнән артык сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр катнаша.
Бүген Саратов шәһәрендә гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында бадминтон буенча "Каләм сынау" Бөтенроссия ярышларының финалы тәмамланды. Татарстан Республикасыннан чыгыш ясаган Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы финалда Мәскәү командасын 5:0 исәбе белән отып, җиңүче булды! Безнең команда өчен тренер-укытучы Хәмзә Юнысов җитәкчелегендә Гүзәл Хәйруллина, Диана Гобәйдуллина, Алсу һәм Алмаз Шиһаповлар, Рияз Гыймадиев һәм Илдан Тимергалиев чыгыш ясадылар. Котлыйбыз!
28 март көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы оешмаларының ир-ат командалары арасында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Кубогына волейбол буенча турнир узды. Ярышларда 6 команда катнашты: Совет-башкарма комитеты, эчке эшләр министрлыгы бүлеге, район электр челтәре (РЭС), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ), үзәк район сырхауханәсе (ЦРБ) һәм гомуми белем бирү мәктәбе (укытучылар).
27 мартта Кайбыч районында эш торышын өйрәнү һәм бәяләү, шулай ук террорчылыкка каршы комиссиянең методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белгече Насыйров Рөстәм Равил улы булып китте. Ул районның террорчылыкка каршы комиссияләре рәисләрен тыңлады, җирле үзидарә органнарының терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендәге эшчәнлеге торышы белән танышты.
Агымдагы елның 29 мартында Олы Кайбычта Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы профсоюз активының зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинар кысаларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин профсоюз белән актив хезмәттәшлек иткән һәм профсоюз кадрларының һәм активларның зона семинар-киңәшмәсен уздыруга ярдәм күрсәткән өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүген Башкарма комитеты җитәкчесе Макаров Алексей Николаевич үзенең туган көнен билгеләп үтә.
28 март көнне Кече Мәме авылының «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Кече Мәме беренчел бүлекчәсе әгъзалары, Кече Мәме авыл җирлегенең мәдәният учреждениеләре методистлары, «Палан» фольклор ансамбле искиткеч концерт белән Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Анда яшәүчеләр һәм персонал кунакларның һәр номерын алкышлар белән бик җылы каршы алды.
"2014-2021 елларга Татарстан Республикасында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау" ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс уздыра.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының эш вакытын атнасына 36 сәгатьтән 40 сәгатькә кадәр арттыру турындагы инициативасы төп эштән тыш хуҗалык йөкләнеше дә зур булган миллион хатын-кызларга кагылачак, моңа юл куярга ярамый.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә урман фонды җирләрендә балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзү һәм үстерү мөмкинлекләрен карау мәсьәләсе буенча ведомствоара киңәшмә узды.