2019 елның 27 мартында Яшел Үзән шәһәренең А. М. Горький исемендәге китапханәсендә наркотикларга каршы "Үз юлыңны сайла" акциясе узды. Акцияне Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссия, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы оештырды. Акция кысаларында "Тыюларсыз" дигән түгәрәк өстәл узды, анда муниципаль районнарда тормышка ашырылган наркотикларга каршы иң яхшы проектлар тәкъдим ителде. Кайбыч районыннан "Сәламәт гаилә-сәламәт авыл" проекты белән "Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәге" Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ермолаева Надежда Анатольевна һәм шул үзәкнең волонтеры, Олы Подберезье урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ангелина Ермолаева катнашты.
